news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Арча районы кешесе махсус операция зонасына йөк илтүче волонтерга автомобиль бүләк иткән

Арча районы кешесе махсус операция зонасына йөк илтүче волонтерга автомобиль бүләк иткән
Фото шәхси архивтан

Татарстан Арча муниципаль районы хуҗалыклары җитәкчеләренең берсе, анонимлыкны саклап калырга теләп, волонтер һәм активист Илнур Яруллинга махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм ташу өчен автомобиль тапшырды. Бу турыда «Татар-информ» яза.

Шәхси эшмәкәр Илнур Яруллин гуманитар миссия белән алгы сызыкка берничә тапкыр барган. Ул якташлары — махсус операциядә катнашучылар белән элемтәдә тора.

«Бервакыт Илнур белән бу темага сөйләшеп киттек. Соңрак мин бу кешенең нинди яхшы эш башкаруы турында уйландым. Ул үз машинасында ничә километр юл үткән, үз акчасына бензин сатып алган. Мин аның сөйләгәннәренә шаккаттым», - дип белдерде иганәче.

Чираттагы сәфәре вакытында аның машинасы ватыла. Сервисларның берсендә машинаны ремонтлаганнар, аның кая барганын белгәч, акча алмаганнар. Күпмедер ара узгач, машина кабат ватыла. Илнур сервиста бирелгән номерга шалтырата. Әтисе белән улы килеп җитә һәм кабат машинаны ремонтлыйлар, акча алмыйлар.

Шуннан соң хәйрияче «ә ни өчен бу кеше үз машинасында йөрергә тиеш», - дип уйлана. Шулай итеп ул аңа яңа авто бүләк итәргә була.

Илнур Яруллин яңа транспортта махсус хәрби операция зонасына берничә тапкыр барып кайтуы турында сөйләде.

«Бу җитәкчегә рәхмәт. Хәзер ике машинада йөрибез, кыска вакытлы ялга кайтучы хәрбиләрне дә алып кайтабыз», - дип уртаклашты ул.

Арча районында яшәүчеләр арасында игелекле һәм ярдәмчел кешеләр күп, аларның гамәлләре башкаларга үрнәк булып тора. Алар махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм җыюда актив катнаша, һәркем көченнән килгәнчә үз өлешен кертергә тырыша.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына еллык Юлламасында волонтерларга махсус хәрби операциягә ярдәм итүдә мөһим өлеш керткән өчен рәхмәт белдерде.

«Кешеләр моны ихлас күңелдән һәм чын йөрәктән, үз тирәсенә шундый ук битараф булмаган гражданнарны берләштереп, фикердәшләреннән командалар җыеп эшли», - дип билгеләп үтте республика җитәкчесе.

  • 2 сентябрьдән Татарстанда Россия Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә 2 миллион сумга кадәр акча түләнә. Акча күләме арту республикада түләүләр күтәрелүгә бәйле.
  • Россия Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында һәм 117 телефон номерына шалтыратып белергә була. Моннан тыш, контракт (1 разряд) буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына мөрәҗәгать итәргә була: Казан, Аэропорт урамы, 1/40 йорт, тел.8(843)221-44-52. Шулай ук 8(800)222-59-00 номеры буенча шалтыратырга мөмкин.

Материал Ильяс Фәттахов катнашында әзерләнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100