news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Арча районы Кенәр мәктәбе укучылары «Смешарики» мультфильмын татарча тавышландырган

Арча районы Яңа Кенәр мәктәбе укучылары, «Алдынгылар хәрәкәте» илкүләм балалар һәм яшүсмерләр хәрәкәтенең Татарстан бүлеге катнашучылары «Смешарики» мультфильмын татар теленә тәрҗемә итеп, татарча тавышландырган. Бу хакта «Алдынгылар хәрәкәте»енең PR-белгече Екатерина Ибряева хәбәр итте.

«Кордебалет» сериясендә монтажер – Ильяс Төхфәтуллин, Крош – Айзилә Хөсәенова, Ежик – Айсылу Хөсәенова, Ябалак – Лилия Мөхәммәтшина, Копатыч – Ильяс Төхфәтуллин, Нюша – Диана Корейкина, Кар-карыч – Йосып Хафизов, Пин – Ильяс Төхфәтуллин.

«Егетләр илһамланып, бу процесс белән шулкадәр мавыкты! «Лунтик» мультфильмы сериясенең берсен тәрҗемә итеп, тавышландырдылар», – ди ул. «Радио передача» сериясендә монтажер – Ильяс Төхфәтуллин, Лунтик – Мәрьям Галиева, Кузя – Рәйхан Хәбибуллин, Вупсень – Лилия Мөхәммәтшина, Пупсень – Әмир Җиһаншин Пескарь Иванович – Йосып Хафизов, Шнюк – Ильяс Төхфәтуллин, Мила – Алия Монасыпова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100