news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Арча районы Казанка авылында яңа мәчет ачылды

Арча районы Казанка авылында яңа мәчет ачылды
http://dumrt.ru/

20  августта Арча районы Казанка авылында тантаналы рәвештә яңа мәчет ачылды. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Әлеге чарада Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров, Арча районы имам-мөхтәсибе Әмир хәзрәт Миңнемуллин, Арча районы Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Гатиятов, район оешмалары җитәкчеләре, авыл халкы, имамнар катнашты.

Казанка авылында бары 20 йорт кына булса да, мәчет авылдашлар һәм кайткан кунаклар өчен күптән көтеп алынган сөенечле вакыйга булды, диелә хәбәрдә.

Тантанада катнашучыларны Равил хәзрәт Зөфәров Татарстан мөфтие исеменнән сәламләде, вәгазь, үгет-нәсыйхәт сүзләрен җиткерде, мәчет төзүдә зур хезмәт куючыларга рәхмәт хатлары тапшырды. Аннары өйлә намазы алдыннан тәкбирләр әйтелде, дога кылынды.

Казанка авылында мәчет моннан 20 ел элек төзелә башлаган иде һәм ул тулысынча быел сафка басты. Яңа мәчеттә ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен тәһарәт алу, намаз уку, дини дәресләр һәм ифтарлар үткәрү өчен барлык мөмкинлекләр тудырылган, ул бер катлы, подвалы бар. Гомуми мәйданы – 88,5 квадрат метр.

Мәчеткә ремонт ясалганда ук биредә барлык намазлар да укылды. Мәчет янына янкорма төзелде: анда котельная һәм ике тәһарәтханә урын алды. Янкорма катында дин нигезләре буенча дәресләр, ифтарлар һәм башка чаралар үткәрү мөмкинлеге тудырылды, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100