Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Арча районы Кәче авылы халкы махсус операция хәрбиләренә маскировка челтәрләре үрә
Арча районы Кәче авылында яшәүчеләр игелекле эшкә кереште — маскировка челтәрләре үрә башлады.
«Һәркем махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итәргә, бу игелекле эшкә өлеш кертергә тырыша. Кем ничек булдыра ала, шулай ярдәм итә. Без махсус операциядә катнашучыларга маскировка челтәрләре бик кирәк булуын аңлыйбыз, шуңа күрә үрә башладык», - дип сөйләде Кәче мәдәният йорты директоры Гөлирә Шәйдуллина.
Кәче халкы авыл мәдәният йортында җыелган. Башта Казан мәктәбендә эшләүче авыл активисты Лилия Касыймова җитәкчелегендә маскировка челтәре үрү буенча мастер-класс үткәргәннәр. Кич белән исә авыл халкы җырлар җырлый-җырлый, изге теләкләр тели-тели эшкә керешкән.
Кәче авылыннан 15 кеше махсус хәрби операция зонасында хезмәт итә. Авыл җирлегендә аларның гаиләләре игътибар үзәгендә. Алар беренчеләрдән булып авыл мәдәният йортына танылган артистлар чакырып концертлар оештырды, билет сатудан кергән акчаны егетләрнең гаиләләренә тапшырды. Кәче авылы халкы гуманитар ярдәм җыеп җибәрү эшеннән дә читтә калмады.
«Егетләргә тизрәк исән-имин әйләнеп кайтуларын телибез. Күңелләре җылысын кушып үрелгән маскировка челтәрләре аларның гомерен сакласын», - диде Гөлирә Шәйдуллина бөтен авыл халкы исеменнән.
2 сентябрьдән Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә 2 миллион сумга кадәр акча түләнә. Түләүнең күләме арту республикада хәрби хезмәткәрләргә түләүләр арттырылу белән бәйле.
РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була. Шулай ук Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1нче разряд) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Адресы: Казан, Аэропорт урамы, 1/40; телефоны: (843) 221 44 52. Моннан тыш, 8 (800) 222 59 00 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә була.
Материал Гөлсинә Зәкиева катнашында әзерләнде.
Фотоны волонтерлар тәкъдим итте
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз