news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Арча районы дин әһелләре Кукмара якларына сәяхәт итте

Арча районы дин әһелләре Кукмара якларына сәяхәт итте
Фото: "Арча хәбәрләре" газетасы

Арча районыннан 65 хәзрәт һәм абыстай Кукмара районында булды. Бу хакта «Арча хәбәрләре» газетасы яза.

Сәфәрнең максаты дустанә очрашу гына түгел, тәҗрибә уртаклашу, киңәшләшү, аралашу, күршеләрнең яшәеш рәвеше белән танышу да.

Кыска гына вакыт эчендә Арчадан килгән хәзрәтләр һәм абыстайлар Туеш, Пенәгәр, Мәчкәрә мәхәлләләрендә булып, аларның эшчәнлеге белән танышты. Шулай ук Үзәк мәчеткә дә бардылар, мәдрәсә эшчәнлеге белән кызыксындылар, мәдрәсә ашханәсендә корбан ашыннан авыз иттеләр. Музей белән дә танышып чыктылар.

Кукмарада өйлә намазы Пенәгәр, икенде намазы Мәчкәрә мәхәлләсендә укылды. Мәчкәрә мәдрәсәсендә сәяхәткә йомгак ясалды.

«Бу көн шулай очрашуларга бик бай булды. Күршеләр эше белән танышу ул чагыштыру, үзләрендә куллану өчен уңай якларын кабул итеп алу, аларга үз тәҗрибәләрен җиткерү өчен бик уңай», – диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot