news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Арча районы башлыгы Яңа Кенәр авылында яшәүчене 100 яшьлек юбилее белән котлады

Арча районы башлыгы Яңа Кенәр авылында яшәүчене 100 яшьлек юбилее белән котлады
Фото: http://arskmedia.ru/

Арча районы башлыгы Илшат Нуриев 2 гыйнварда Яңа Кенәр авылында яшәүче Сәгыйдәбану Хәбибуллинаны 100 яшьлек юбилее белән котлады. Аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның һәм үзенең Рәхмәт хатларын, бүләкләр тапшырды. Бу хакта «Арча-информ» хәбәр итә.

Сәгыйдәбану әби 1924 елның 2 гыйнваренда Кышлау авылында (хәзер Әтнә районына керә) туган. Хезмәт юлын туган авылында хат ташучы булып башлый, аннан соң тракторчы булырга да туры килә.

1955 елда ире Габделхәй белән Яңа Кенәр авылына күченәләр. Промкомбинатта кирпеч цехында эшли, ире столяр була. Сәгыйдәбану әби балалар бакчасына эшкә керә, җәйге айларда аш пешерүче була.

Габделхәй абый Бөек Ватан сугышы ветераны, 2001 елда вафат була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100