news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Арча районы башлыгы Түбән Мәтәскә мәктәбендә укучылар белән очрашты

Арча районы башлыгы Түбән Мәтәскә мәктәбендә укучылар белән очрашты
"Арча хәбәрләре"

Бүгенге көн мәктәп укучысы - туган районының үткәне, бүгенгесе, киләчәге турында уйлана торган буын. Шушы юнәлештә,  Арча районы җитәкчеләре дә укучылар белән даими очраша, аларның фикерләрен өйрәнә, алга таба эшләү өчен үзләренә бурычлар билгели.

Арча муниципаль районы башлыгы Илшат Нуриев Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбенең 9-11 нче сыйныф укучылары белән очрашты һәм районның икътисади үсеше белән таныштырды. Бу хакта «Арча хәбәрләре» сайтында хәбәр ителә.

Район башлыгы авыл хуҗалыгы, төзелеш, сәүдә үсеше, уртача хезмәт хакы, сәнәгать паркы турында сөйләде. Ул районның икътисади үсеш мәсьәләләренә, район халкын сөендерә торган яңа проектларга тукталды. Очрашу ахырында балалар Илшат Нуриевка үзләрен кызыксындырган сорауларны бирде һәм төгәл, ачык җаваплар алды.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100