Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Арча районы башлыгы махсус операциядә катнашучы хәрби белән очрашты
Татарстанның Арча районыннан 300гә якын кеше махсус хәрби операция зонасында хезмәт итә. Муниципалитет башлыгы Илшат Нуриев даими рәвештә аларның хәлен белә. Ул үзе дә гуманитар ярдәм миссиясе белән махсус хәрби операция зонасында булып кайтты. Шушы көннәрдә ул кыска вакытлы ялган кайткан Айрат Хәйдәров белән очрашты. Хәрбигә намуслы хезмәте өчен рәхмәт әйтеп, бүләкләр тапшырды, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Эльза Кузнецова.
Арча районы башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов контракт төзегән гражданнарга каралган түләүләр хакында сөйләде.
«Махсус хәрби операциядә катнашучыларга түләү шартлары үзгәреп тора, - дип искәртте ул. – Элегрәк республика 505 мең сум түли иде, хәзер аны тагын 500 меңгә арттырдылар. Шул рәвешле, хәзер ул 1,05 миллион сум тәшкил итә. Моңа РФ Саклану министрлыгыннан 195 мең сум өстәлә. Нәтиҗәдә, түләүләрнең күләме 1 200 000 сумга җитә. Моннан тыш, контракт төзегәндә һәм махсус хәрби операция зонасына киткәндә формалы кием һ.б. кирәк-яраклар алу өчен 50-150 мең сум күләмендә түләү каралган. Хезмәт хакы 210 мең сумнан башлана».
Гатиятов сүзләренчә, контракт төзергә теләүчеләр Арча һәм Әтнә районнары хәрби комиссариатына мөрәҗәгать итә ала.
«Без махсус хәрби операциядә катнашучылар белән горурланабыз, командирларыннан Рәхмәт хатлары алабыз. Алар – даими игътибар үзәгендә. Гаиләләренең хәлен белеп торабыз. Махсус хәрби операциядә катнашучылар белән алар кыска вакытлы ялга кайткач очрашабыз», - диде башкарма комитет җитәкчесе.
Июнь-июль айларында район җитәкчеләре Төбәк Чокырча авылыннан Дмитрий Кәримов һәм Рамил Гатауллин, Яңа Чүриледән Алексей Савельев белән очрашты.
- Хәзер потенциаль хәрбиләр өчен контракт нигезендә хезмәт итү буенча тагын да яхшырак шартлар тәкъдим ителә. Татарстанда бер тапкыр 1,5 млн сумга кадәр акча алырга була, һәр ай саен хәрбиләргә 210 мең сумнан артык акча түләнә. 2024 елның июнь-июль айларында арттырылган түләүләр алырга мөмкин.
- Махсус хәрби операция РФ Президенты Владимир Путин карары буенча 2022 елның 24 февраленнән үткәрелә. Хакимият берничә тапкыр аның куелган максатларга ирешкәнче дәвам итәчәген белдерде. Максатлар арасында Россиянең иминлеген гарантияләүче шартлар булдыру да бар.
- РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтыннан белергә була.
Материал Румия Нәдершина катнашында әзерләнде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз