news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Арча районы башлыгы махсус операция зонасындагы хәрбиләр янында булды

Татарстанның Арча районы башлыгы Илшат Нуриев шушы көннәрдә махсус хәрби операция зонасыннан кайтты, ул анда якташлары белән очрашты. Бу – аның махсус хәрби операция зонасына өченче сәфәре.

Ул хезмәттәшләре белән Старобельск һәм Северодонецк шәһәрләре янында булды. Урында делегацияне ТР Премьер-министры урынбасары Фәнил Әһлиуллин каршы алды.

«Мин кыска вакытлы ялга кайтучы махсус хәрби операция зонасында катнашучылар белән даими рәвештә очрашам. Алар белән махсус операция зонасында очрашу – бөтенләй башка. Алар үзләре дә шулай ди. Бер очрашу – бер гомер, дигәндәй», - диде Нуриев.

Районда яшәүчеләр, оешмалар, предприятиеләр хәрбиләргә шефлык ярдәме күрсәтүдә актив катнаша. 2022 елның ноябреннән бүгенге көнгә кадәр исемле посылкалар белән бергә район 75,7 миллион сумлык гуманитар йөк, шул исәптән 297 тонна азык-төлек озаткан. Барлыгы алты автомобиль, күчмә мунча, мобиль мунчалар һ.б. тапшырылган. Шулай ук район кешеләре ясаган маскировка челтәрләре, окоп шәмнәре, коры ашлар, витаминлы чәйләр җибәргәннәр. Лисичанскига – 71,3 тонна, Донецк Халык Республикасына 11,3 тонна (барлыгы 2,7 миллион сумлык) гуманитар йөк озатылган.

«Бу юлы да буш кул белән бармадык, - диде Илшат Нуриев. – 645 мең сумлык гуманитар ярдәм алып бардык. Аның күпчелеге махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбыз үтенече белән әзерләнде. Волонтерларга, оешма һәм предприятие коллективларына, әлеге изге эшкә өлеш керткән һәркемгә рәхмәт белдерәм. Барысын да илтеп җиткердек. Госпитальдә дә булдык, анда дарулар калдырдык».

Район җитәкчесе очрашкан якташлары арасында мобилизацияләнүчеләр дә, контрактниклар да бар.

2 сентябрьдән Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә 2 миллион сумга якын акча бирелә. Бу республикада түләүләрнең артуы белән бәйле.

РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була. Шулай ук Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1нче разряд) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Адресы: Казан, Аэропорт урамы, 1/40; телефоны: (843) 221-44-52. Моннан тыш, 8 800 222 59 00 номеры буенча да мөрәҗәгать итәргә була.

Материал Ильяс Фәттахов катнашында әзерләнде

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100