news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Арча районы башлыгы Илшат Нуриев: «Ат көне»н уздыру матур гадәткә әйләнде

Бүген бәйрәм сигезенче тапкыр үткәрелә.

Арча районы башлыгы Илшат Нуриев: «Ат көне»н уздыру матур гадәткә әйләнде
Салават Камалетдинов

Арча районы җитәкчесе Илшат Нуриев әйтүенчә, Арча җирендә «Ат көне» бәйрәмен үткәрү традициягә әйләнгән.

«Арча җирендә ат-спорт бәйрәмен уздыру матур гадәткә әйләнде. Бәйрәмне сигезенче тапкыр уздырабыз», - диде ул һәм килгән кунакларны сәламләде.

«Ат көне»ндә быел беренче тапкыр атлар 160 километрлы дистанциягә чыкты. Район башлыгы сүзләренчә, иң озын дистанциягә алты ат чыккан.

«Озын дистацияләрдә барысы 36 ат катнашты. Бу безнең өчен бик мөһим. Ат кеше өчен һәрвакыт ашатучы, ярдәмче, иптәш булды. Бу бәйрәм атларны зурлау булсын», - диде ул.

  • Бәйрәм 2015 елдан бирле ел саен уздырыла. Арчадагы «Ат көне» Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Ат үрчетү һәм ат спорты федерациясе белән берлектә оештырыла.
news_right_1
news_right_2
news_bot