news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Арча поликлиникасында медик булырга теләүче укучылар белән очрашу булды

Арча поликлиникасында медик булырга теләүче укучылар белән очрашу булды
Фото: https://arskmedia.ru

Арча поликлиникасында медик булырга теләүче 9-11 сыйныф укучылар белән очрашу булды. Иң башта мәктәп укучылары (күбесе кызлар, малайлар берничә генә) үзләренең кем булырга теләүләре турында әйтте. Узган елгы очрашуда күбрәк теш табибы булырга теләүләрен әйткән иделәр. Быел хирург, акушер-гинеколог, педиатр булырга теләүчеләр дә бар. Бу хакта «Арча хәбәрләре» сайтында Румия Саттарова яза.

Район үзәк хастаханәсе баш табибы Рифат Идрисов медицина һөнәрен сайлаучыларны хуплады. Үзенең дә табиб һөнәрен яратуын әйтте. Медицина өлкәсендә эшли башлавына менә инде 30 ел булган. Ә Арчага табиблар кирәк.

Очрашуга Казан дәүләт медицина университетында укучы студентлар да кайткан иде. Алар үзләре белән таныштырды, университет тормышы турында сөйләделәр. Район хастаханәсендә реаниматолог булып эшләүче Ринат Урманов медицина белгечлегенең җиңел булмавы, ак халат артында кеше сәламәтлеге өчен көрәш, авырлыклар көтүе, эшләү дәверендә белемне арттырып торырга кирәклеге турында сөйләде.

Ахырдан булачак студентлар Арча үзәк хастаханәсе стационары белән танышты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100