news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Арча педагогия көллиятендә беренче республикакүләм Вагыйзов укулары булды

Арча педагогия көллиятендә беренче республикакүләм Вагыйзов укулары булды
Фото: https://arskmedia.ru

Бүген, 7 ноябрь көнне, «Әлифба» китабы авторы Сәләй Вагыйзовның тууына 115 ел тулу уңаеннан Арча педагогия көллиятендә беренче республикакүләм Вагыйзов укулары булды Бу турыда «Арча-информ» хәбәрчесе Гөлнур Миннебаева яза.

Вагыйзов укуларының максаты – 50 ел буе балаларга белем бирүдә кулланылган «Әлифба» авторлары Сәләй Вагыйзов һәм Рәмзия Вәлитованың иҗади мирасын үстерү, алар мисалында милләтебезнең рухи-әхлакый кыйммәтләрне яшь буынга җиткерү. Бирегә Татарстаннан һәм Россиянең төрле төбәкләреннән мөгаллимнәр, галимнәр, җитәкчеләр, остазлар, методистлар, башлангыч сыйныф укытучылары, тәрбиячеләр һәм мәгариф өлкәсендә хезмәт куйган ветераннар җыелган.

Чарага Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов һәм Арча районы башлыгы Илшат Нуриев килгән. Көллиятнең актлар залында Сәләй Вагыйзов һәм Рәмзия Вәлитованың хезмәт юлына багышланган фильм күрсәтелгән.

«Әлифба ул ниндидер бер изге китап кебек кабул ителә. Вагыйзовлар бу китапны язу өчен үзләрендә зур бер көч тапкан. Чөнки 50 ел гомерлек «Әлифба»ны иҗат итәр өчен үзеңне укучы балалар кебек хис итәргә кирәк. Синең һәр сүзең, һәр иҗеген ул баланың күңеленә барып ирешеп, сеңеп калырга тиеш. Бу хезмәт үзен-үзе аклаган», – ди Марат Әхмәтов. Ул татар теленең байлыгын, матурлыгын, камиллеген ассызыклый, аны сакларга өнди.

Илсур Һадиуллин әлеге чараны тарихи мизгел дип атап, һәркемнең тормыш тәрбиясендә зур урынны алып торучы укытучыларга рәхмәт белдерә һәм «Вагыйзов укулары»н өч елга бер тапкыр уздыру традициягә кертеләчәген әйтә.

«Хәзерге вакытта безнең дәреслекләр, «Әлифба»лар бик күп. Ләкин Сәләй Вагыйзов һәм Рәмзия Вәлитованың «Әлифба»сы балаларга сулыш өрүче китап һәм бүген без аны зурлыйбыз. Әлеге шәхесләр белән мин шәхсән биредәге музейда очраштым. Искиткеч кызыклы шәхесләр иде алар. Нинди генә авыр тормыш юллары үтсәләр дә, без белгән бөеклекләргә ирешкән кешеләр алар. Безнең аларны онытырга хакыбыз юк», - ди Илсур Һадиуллин.

Арча районы башлыгы Илшат Нуриев килгән кунакларга, бүгенге чараны оештыручыларга зур рәхмәт әйтә һәм район халкы белән горурлануын җиткерә.

Конференциядә районның мәгариф өлкәсендә аеруча зур хезмәт башкарган остазларны бүләкләгәннәр, аннары концерт булган. Чараның икенче өлеше көллиятнең сигез аудиториясендә уза. Биредә республика районнарыннан җыелган укытучылар чыгыш ясый, тәҗрибә уртаклаша, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100