news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Арча педагогия көллияте студентларына Бөтендөнья татар конгрессы стипендияләре тапшырылды

Бүген, 25 май көнне, Г. Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте базасында чыгарылыш төркем студентларының «Соңгы кыңгырау» бәйрәме узды.

Көллияттә 2014 нче елдан башлап, һәр ел саен сәләтле, талантлы студентларны барлау, аларны тагын да үстерү максатыннан, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының исемле стипендиясе бирелә, дип хәбәр итә конгресс матбугат хезмәте.

Үткән уку елы нәтиҗәләре буенча, Стипендия комиссиясе карары белән көллиятнең тәртипле, талантлы, укуда, класстан тыш чараларда, спортта зур уңышларга ирешкән район, шәһәр, республика һәм бөтенроссия конкурсларында катнашкан, татар теле һәм әдәбиятын, милли мәдәниятне яхшы белгән зыялы студентларына исемле стипендияләр тапшырылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot