news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Арча муниципаль районында Шиһабетдин Мәрҗанинең әти-әнисе кабер ташын төзекләндерәчәкләр

Арча муниципаль районында Шиһабетдин Мәрҗанинең әти-әнисе кабер ташын төзекләндерәчәкләр
Фото: Мәдәни мирас объектларын саклау буенча комитет

Арча районының Ташкичү авылында төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты дип танылган татар мәгърифәтчесе һәм дин белгече Шиһабетдин Мәрҗанинең ата-аналары каберендәге ташны тәртипкә китерәчәкләр. Төзекләндерү эшләрен башкаруга рөхсәтне Мәдәни мирас объектларын саклау буенча комитеты биргән, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.

Галимнең әнисе Бибихәбибә бинт Абд Ан-Насыйр (1795-1823) һәм әтисе Баһаветдин ибн Субхан (1787-1856) Ташкичү авылы зиратының үзәк өлешендә җирләнгәннәр.

Төзекләндерү эшләр барышында белгечләр ташны сүтәләр, чистарталар һәм юалар. Аннан күгәрекне алып ташлыйлар һәм биоцидлы эшкәртү ясыйчаклар. Ташны беркетеп ябыштыру үткәреләчәк. Шулай ук мәйданчыкны гидрофобизацияләү һәм нигез (цоколь) ясау таләп ителәчәк. Шуннан соң гына нигез салыначак, шуннан соң һәйкәл кире урынына кайтачак, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot