news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Арча мөхтәсибәтендә Кушлавыч авылы мәчетенең 30 еллыгын билгеләп үттеләр

Арча мөхтәсибәтендә Кушлавыч авылы мәчетенең 30 еллыгын билгеләп үттеләр
Фото: Арча мөхтәсибәте

Арча районы Кушлавыч авылында мәчетнең 30 еллыгына багышланган тантаналы чара узды. Юбилей вакыйгасы шәрәфле кунакларны, дин әһелләрен һәм җәмәгать эшлеклеләрен берләштерде, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Әлеге чара Коръән аятьләрен уку һәм мөэминнәргә вәгазь-нәсыйхәт сүзләре белән башланды. Арча районы имам-мөхтәсибе Әмир хәзрәт Миңнемуллин авыл халкына тирән рәхмәтен белдерде һәм әлеге мәчетне төзү башында торган Ринат Габделфәрт улы Фәйзиевка «Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенә 30 ел» юбилей медален тапшырды.

Аннары катнашучылар зиратка барып Коръән укыды һәм Габдулла Тукайның әтисе – Мөхәммәдгариф хәзрәт рухына дога кылды, ул 1864нче елда туган авылында «указлы» мулла булып хезмәт иткән.

Мәчет каршында Габдулла Тукайның музей-йорты урнашкан. Биредә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тормышы һәм балачагы турында сөйләделәр, экспозицияләр белән таныштырдылар.

Әлеге чара район һәм республикабызның иминлеге өчен Коръән укып, шулай ук, махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче егетләр өчен дога кылу белән тәмамланды.

news_right_1
news_right_2
news_bot