news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Арча мөхтәсибәте 160 балага уку кирәк-яраклары тутырылган букча тапшырды

Мөхтәсибәт тарафыннан «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе дүртенче тапкыр үткәрелә.

Арча мөхтәсибәте 160 балага уку кирәк-яраклары тутырылган букча тапшырды
Фото: "Татар-информ"

Арча мөхтәсибәте «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысаларында 160 балага уку әсбаплары тулы букчалар тапшырды. Акция күп балалы, аз керемле гаиләләр өчен оештырыла.

«Балаларны мәктәпкә әзерләү һәр ата-ана өчен җаваплы да, чыгымлы да вакыт. Безнең районда матди яктан кыенлыклар кичерүче гаиләләргә ярдәм итү күркәм традициягә әйләнде. Әлеге акциядә мөхтәсибәт дүртенче тапкыр катнаша. Акция районда «Бердәм Россия» сәяси партиясе инициативасы белән үткәрелә. Анда оешма, предприятие җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, шәхси эшмәкәрләр, район халкы бик актив катнаша, аларның саны елдан–ел арта», – дип белдерде Арча районы имам-мөхтәсибе Әмир хәзрәт Миңнемуллин.

«Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм бер хәдисендә шулай дип әйткән: «Кечкенәләргә мәрхәмәтле булмаган, өлкәннәргә ихтирамын күрсәтмәгән бездән түгел». Безнең өчен районыбызның һәр кешесе мөһим, өлкәннәргә ихтирамлы һәм балаларга карата мәрхәмәтле булырга кирәк, - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100