news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Арча кызы Ания Йосыпова «Шәһри Казан» һәм «Ялкын»ның махсус бүләкләренә ия булды

Арча кызы Ания Йосыпова «Шәһри Казан» һәм «Ялкын»ның махсус бүләкләренә ия булды
Фото: Рәмис Нәҗмиев, Әтнә театрының матбугат хезмәте, Рузилә Мөхәммәтова

Арча кызы Ания Йосыпова Әтнә театры оештырган драматургия конкурсында катнашып, «Шәһри Казан» газетасы һәм «Ялкын» журналының махсус бүләкләренә ия булды. Бүләкләрне конкурсның жюри әгъзасы, «Татар-информ» журналисты Рузилә Мөхәммәтова тапшырды.

«Укытучым язып карарга тәкъдим итте дә язып карадым. Бу минем беренче эшем, моңарчы мәкаләләр язганым гына бар иде», – ди Арча районының Түбән Аты төп белем бирү мәктәбенең 9 нчы класс укучысы Ания Йосыпова.

Ания пьесаны укытучысы, мәктәпнең татар теле укытучысы Зөлфия Хәмидуллина белән киңәшеп эшләгән. Әтнә театрына да алар бергә килгән.

Зөлфия Хәмидуллина укучысының төрле конкурсларга, проектларга актив катнашуын, конференцияләрдә чыгышлар ясавын билгеләп үтте.

Ания Йосыпова конкурс өчен «Ни чәчсәң шуны урырсың» пьесасын язган. Сәхнә әсәре нигезендә өлкән буынның балаларны үз үрнәгендә тәрбияләү кыйммәте ята. Бабасы «Ялкын», «Сабантуй» кебек журналларга яздырып өйрәткән онык соңыннан үзе дә бабасы өчен «Шәһри Казан» газетасын яздыра.

  • Әтнә театры беренче мәртәбә Балалар һәм яшүсмерләр арасында республикакүләм драматургия конкурсы үткәрде. Пьесаларны Татарстан Язучылар берлеге рәисе, халык шагыйре Ркаил Зәйдулла, «Әкият» татар дәүләт курчак театрының сәнгать җитәкчесе, драматург Илгиз Зәйниев, Әтнә театрының баш режиссеры Рамил Фазлыев, «Татар-информ»ның мәдәни күзәтүчесе, журналист Рузилә Мөхәммәтова укып бәяләде. Конкурсның координаторы – Әтнә театрының директор урынбасары, шагыйрә Гөлүсә Батталова.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100