news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Арча кешесен 1,2 млн сум алимент түләмәгән өчен колониягә озатканнар

Арча районы прокуратурасы 35 яшьлек ир-атка карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Суд әлеге ир-атны РФ Җинаять кодексының 157 маддәсе 1нче бүлегендә каралган җинаятьләр эшләүдә гаепле дип тапты. Бу хакта «Арча хәбәрләре» сайтында хәбәр ителә.

2024 елның мартыннан июньгә кадәр ир-ат элеккеге хатыннарына өч балигъ булмаган балаларны тәрбияләү өчен алимент түләмәгән. Ул моңа кадәр дә административ җаваплылыкка тартылган булган.

Аның бурычы 1,2 млн сумга җыелган.

Суд ир-атны гаепле дип тапкан һәм 1 елга ирегеннән мәхрүм иткән.

Суд карары үз көченә керде, дип хәбәр иттеләр Арча районы прокуратурасыннан.

news_right_1
news_right_2
news_bot