news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Арча һәм Балык Бистәсе хәзрәтләре Татарстан хәрбиләренә мотоцикллар сатып алды

Арча һәм Балык Бистәсе хәзрәтләре Татарстан хәрбиләренә мотоцикллар сатып алды
Фото: https://dumrt.ru/

Арча һәм Балык Бистәсе хәзрәтләре Татарстаннан махсус хәрби операция зонасына мобилизацияләнгән солдатларга ярдәмгә «Урал» мотоцикллары сатып алды. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүген мөхтәсибләр Әмир хәзрәт Миңнемуллин һәм Рамазан хәзрәт Хисаметдинов мотоциклларны мөфтинең ярдәмчесе Рамил хәзрәт Мингәрәевкә тапшырды.

Мотоцикллар мөселманнар акчасына сатып алынган. Алар яралы хәрбиләрне кырдан алып чыгу һәм госпитальгә озату, азык-төлек, су, медикаментлар илтү өчен файдаланылыр дип көтелә. Якын арада мотоцикллар махсус хәрби операция зонасына озатыла, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot