Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Арча элеваторына беренче ашлык олавы кайтты
Яңа уңышны беренче булып «Яңарыш» ширкәте тапшырды.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Бүген «Яңарыш» ширкәте Арча элеваторына беренче уңышны тапшырды. Тәүге олауны «КамАЗ»да Марсель Дәүләтшин алып килде. Ел саен кабатлана торган истәлекле мизгел - беренче олауны китерүче шоферга Арча элеваторы махсус бүләк тапшырды.
Яңа уңышны районда тантаналы төстә каршы алдылар. Чарада Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнулов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ленар Абдуллин, элеватор директоры Ләйсән Әһлиуллина, «Яңарыш» ширкәте җитәкчесе Илгизәр Садыйков катнашты.
Район мөхтәсибе Эмир хәзрәт Миңнемуллин дога укыды, уңышның вакытында җыеп алынуын теләде.
«Район буенча барлыгы 55 мең гектарда урып җыю эшләрен башкарып чыгасы бар. Шуларның 49 меңе бөртекле һәм кузаклы культуралар булса, 6 меңе техник культуралар. Булган уңышны җыеп алуда 108 комбайн катнашачак, бер комбайнга уртача 510 гектар мәйдан туры килә. Соңгы араларда яуган җилле яңгырлар игеннәрнең егылуына китерде. Бу үз чиратында комбайннарга эш икеләтә авыррак булачак дигән сүз. Әлегә дымлылык югарырак, 24-27% тирәсе. Кырларда уңыш мул, шул булган уңышны югалтуларсыз җыйнап алырга язсын», - диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ленар Абдуллин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз