news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Арча элеваторына беренче ашлык олаулары кайтты

Яңа уңышны беренче булып «Казанка» агрофирмасы тапшырды.

Арча элеваторына беренче ашлык олаулары кайтты

Бүген «Казанка» агрофирмасы Арча элеваторына беренче уңышны тапшырды. Тәүге олауны «КамАЗ»да Рамил Мусин алып килде. Ел саен кабатлана торган истәлекле мизгел - беренче олауны китерүче шоферга Арча элеваторы директоры Ләйсән Әһлиуллина махсус бүләк тапшырды.

Яңа уңышны районда тантаналы төстә каршы алдылар. Чарада район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ленар Абдуллин катнашты. Дога белән башланган эш бәрәкәтле була, район мөхтәсибе Эмир хәзрәт Миңнемуллин дога укыды.

«Казанка» агрофирмасы районда беренче булып арыш суктырырга чыкты. Кырны иңләп 4 комбайн кереп китте. Дымлылык 18 процент. Уңыш әйбәт, өстәмә арбалы «КамАЗ» машинасы тиз арада тулды. Хуҗалыкта көзге арыш культурасына зур игътибар бирелә. Барлык мәйданнар да бары тик чиста парга гына чәчелә. Әлеге культура 600 гектарда игелде. Иң мөһиме, «Казанка» агрофирмасы игеннәрне бер тамчы агу кулланмыйча үстерә. Экологик чиста продукция җитештерелә»,- диде Ленар Абдуллин.

Ленар Абдуллин бүгенге көндә Арча элеваторының тулы куәткә эшләргә әзер булуын билгеләп узды.

«Биредә барлыгы 90 кеше хезмәт куя. Әлегә эш бер сменада оештырылган. Барлык хуҗалыкларда урып-җыю эшләре башлангач тәүлек буе эшләячәк. Билгеле, һава шартларына бәйле рәвештә узган елгы күләмдә икмәк җыйналмаячак. Шулай да, игенчеләр гектарыннан 25 цетнердан да ким уңыш чыкмас, дип фаразлый. Район буенча барлыгы 62 мең гектарда урып-җыю эшләре башкарасы бар. Шуларның 56 меңгә якыны бөртеклеләр. Барысы 140 комбайн эшләячәк. Бер комбайнга уртача 450 гектар йөкләнеш туры килә», - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100