news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Арча егете «Татар егете» бәйгесенең Гран-при иясе булды

Арча егете «Татар егете» бәйгесенең Гран-при иясе булды
Фото: https://arskmedia.ru

Чаллыда «Татар егете — 2025» төбәкара проектының финалы булды. Арча районы данын Шушмабаш мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы Ислам Хәлиуллин яклады. Бу хакта «Арча хәбәрләре» сайтында Гөлсинә Зәкиева яза.

Республика шәһәр, районнарыннан 13 егет финалга узган иде. Ислам Халиуллин - абсолют жинүче булды.

«Ислам «Татар егете» бәйгесендә Гран-при иясе. Арча һәм мәктәп өчен горурлык! Җиңү артында зур хезмәт, максатчанлык ята. Чын күңелдән котлыйбыз! Афәрин, Ислам!, - ди Шушмабаш мәктәбе диркторы Рәзилә Шәймәрданова.

news_right_1
news_right_2
news_bot