news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аракыны ваклап сатуның минималь бәясе үзгәрәчәк

Хәзергә 0,5 л аракының ваклап сату бәясе 190 сум тәшкил итә.

(Казан, 16 февраль, “Татар-информ”). Россия Хөкүмәте вице-премьеры Александр Хлопонин 0,5 күләмле аракы шешәсе бәясе 205 сумнан артыграк булырга тиеш дип белдергән. Бу хакта “Известия” хәбәр итә.

Хөкүмәттә алкоголь тармагы мәсьәләләрен җитәкчеләүче вице-премьер Александр Хлопонин Россиянең Финанс министрлыгына аракының минималь ваклап сату бәясен яңадан тикшерегә кушкан. Финанс министрлыгы аны 205 сум дип билгеләгән булган. Вице-премьер исә 0,5 л күләмле  аракы шешәсенең минималь ваклап сату бәясе 219 сум булырга тиеш дип саный. 

Хәзергә 0,5 л аракының ваклап сату бәясе 190 сум тәшкил итә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100