news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аракылы туйларда яшьләр саулыгы өчен эчәбез, диләр - Мансур хәзрәт Җәләлетдин

Имам-мөхтәсиб фикеренчә, исерткеч эчемлекләр белән башланган гаилә тормышының уңай булуына өмет юк.

(Казан, 15 март, “Татар-информ”, Алмаз Биккол). Хәмерле туйлар белән хәләл туйлар арасында аерма юк дип әйтү - ул ялгыш фикер. Казан шәһәренең Идел буе һәм Вахитов районы мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдин шул хакта“Татар-информ” хәбәрчесенә белдерде. 

Искәртеп үтик, дини җырлар башкаручы Ильяс Халиков дини мәҗлесләр алып баручылар, хәләл азык-төлек җитештерүчеләр кебек үк, сертификат нигезендә эшләргә тиеш дип белдергән иде. Тамада, җырчы Нурзадә Вәлиуллина, сертификат кертелүне дөрес түгел дип санавын, хәләл һәм хәмерле туй арасында бернинди аерма да күрмәвен хәбәр иткән иде. Мансур хәзрәт Җәләлетдин шушы уңайдан үз фикерен белдерде.

“Ничек аермасы булмасын инде? Ничек инде бөтенләй аракысыз үткәрелгән туй белән аракылы туй арасында бернинди аерма күрми? Кайчан сугышалар? Исергәч. Эчәләр дә, акылны югалталар, хайванга әйләнәләр”, – дип сөйләде Мансур хәзрәт.

Имам-мөхтәсиб фикеренчә, исерткеч эчемлекләр белән башланган гаилә тормышының уңай булуына өмет юк.

“Аракылы туйларда: "Яшьләр саулыгы өчен эчәбез", - диләр. Исәнлекне Аллаһы Тәгалә бирүче түгелме соң? Балалар күп булсын өчен дә эчәләр. Ир дә, хатын да аракы эчеп йокларга ятсыннар әле?! Исерек килеш агач та чабып булмый, я кулыңны, я аягыңны имгәтәсең. Исерек килеш ясалганның бернинди яхшылыгы да юк. Нәрсә чәчәбез - шуны урып алабыз. Шуңа күрә хәмерле туйлар белән аек туйлар бөтенләй аерылып тора”, - дип сөйләде Мансур хәзрәт.

Мансур хәзрәт хәмерсез туйларның бик күңелле булуын искәртеп үтте.

“Мин үзем хәзрәтләр туенда күп тапкырлар булганым бар. Башыннан ахырына кадәр утырам ул туйларда. Шундый күңелле үтә. Аракы да кирәкми, башкасы да кирәкми. Хәмерсез дә бик күңелле”, - дип сөйләде ул. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100