news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аракчино–Югары Ослан боз кичүе ачылды

Кичү аша чыкканда куркынычсызлык каешын ычкындырырга, тизлекне сәгатенә 20 чакрымнан арттырмаска, автомобильнең ишекләрен бераз ачарга кирәк.

(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда Аракчино–Югары Ослан боз кичүе ачылды. Бу хакта “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Бозның калынлыгы 30-35 см, бу 2 тоннага кадәр авырлыктагы автотранспорт бозга керә ала дигән сүз. Куркынычсызлык тәэмин итү мәсьәләләре тулысынча хәл ителгән. Трасса даими тикшерелеп торачак», – диде Казан башкарма комитетының гражданнарны яклау идарәсе җитәкчесе Фердинанд Тимурханов.

Боз кичүенең озынлыгы 3 чакрымнан артык һәм хәрәкәт ике полоса буенча оештырылган. Боз кичүе автомобильчеләргә Казаннан Югары Осланга кадәр юлны 50 чакрымга кыскарту мөмкинлеге бирә.

Куркынычсызлык өчен боз кичүендә коткару чаралары, шулай ук җылыну пункты һәм контроль кертү пункты бар.

Боз кичүендә автомобильчеләр уркынычсызлык кагыйдәләрен сакларга тиеш. Куркынычсызлык каешын ычкындырырга, тизлекне сәгатенә 20 чакрымнан арттырмаска, автомобильнең ишекләрен бераз ачарга һәм 50 дән 100 метрга кадәр дистанция сакларга кирәк. Махсус юлдан җәяүлеләр дә йөри ала.

Кичүдә балык тоту өчен бәке тишү, тыелган урынга машина белән керү, шулай ук пассажирлар утырткан автобус белән керү тыела.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100