news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Арадашчылардан арынганда, балыкка бәяләр төшәргә мөмкин

Россия эшкәртүчеләре балыкны турыдан-туры балык тотучы компанияләрдән сатып алырга ниятли.

(Казан, 30 ноябрь, "Татар-информ"). Россия балык эшкәртүчеләре авыл хуҗалыгы продукциясе әйләнеше өлкәсендәге салым хартиясенә кушылган. Киләчәктә алар, арадашчылар хезмәтеннән баш тартып, чималны балык тотучы компанияләрдән сатып алырга ниятли. Болай булганда, балыкка бәяләр төшәргә мөмкин, дип яза “Известия”.

Салым хартиясе салым хезмәте белән эшләүне гадиләштерә. Тагын бер уңай ягы – чималны кыйбатка сатучы арадашчылар хезмәтеннән баш тарту булачак, дип яза басма.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot