Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
«Апуш.Нәниләр» студиясенең яшь артистлары Камал театры сәхнәсендә чыгыш ясаячак

8 апрельдә Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында драматург Айгөл Әхмәтгалиева әсәре буенча «Апуш.Нәниләр» балалар театр студиясенең премьерасы узачак.
«Тыз-Быз» пьесасы узган ел Казан мэриясенең «Алмачуар» драматургия бәйгеседә җиңүче булды. Спектакльнең гамәлдәге затлары – «Апуш.Нәниләр» мәктәп-студиясендә тәрбияләнүчеләр. Куелышның режиссеры актерлык осталыгы педагогы, театр һәм кино актрисасы Гүзәл Сибгатуллина булды, дип яза Казан мэриясе матбугат хезмәте.
«Репетицияләр кыш башында ук башланды, рольләр бүленеше, биюләр куелышы, җырлар ятлау, костюмнар тегү, декорацияләр әзерләү – барысы да профессиональ театрларныкы кебек», – дип уртаклашты мәктәп-студия кураторы.
Спектакль 16:00 сәгатьтә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яңа бинасының универсаль залында башлана.
Исегезгә төшерәбез, «Апуш.Нәниләр» театр студиясе мэрия инициативасы белән татар теленә ярдәм итү һәм үстерү мәсьәләләре буенча ТР Рәисе каршындагы Комиссия ярдәмендә ачылды. Студиянең төп максаты – балаларда туган телне өйрәнүгә кызыксыну уяту. Студиядә Казан театрлары артистлары һәм Татарстанның атказанган артистлары Гөлназ Нәүмәтова һәм Алсу Фәйзуллина, шулай ук Татарстан дәүләт ансамбле балеты артисты Алсу Мәгъсүмҗанова эшли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз