news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Апуш” балалар китапханәсенә Яр Чаллы шәһәренең "Ләйсән" әдәби берләшмәсе вәкилләре килде

Кунакларга сәламәтлек, иҗат уңышлары теләп, истәлеккә бүләкләр тапшырылды.

“Апуш” балалар китапханәсенә Яр Чаллы шәһәренең "Ләйсән" әдәби берләшмәсе вәкилләре килде
e-nkama.ru

(Казан, 18 февраль, "Татар-информ"). Түбән Каманың “Апуш” балалар үзәк китапханәсендә Яр Чаллы шәһәренең “Ләйсән” әдәби иҗат берләшмәсе белән очрашу кичәсе узды. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Кичәгә берләшмә әгъзалары Роза Хәмидуллина, Раушания Гыйләҗева, Рәкыйт Әбделманов һәм “Агыйдел” дуслык-хезмәттәшлек оешмасы рәисе Маузер Гыйниятуллин килде. 

Чара 55 ел эшләү дәверендә татар әдәбиятына 60тан артык язучы, шагыйрьләрне биргән “Ләйсән” әдәби иҗат берләшмәсенең оешу тарихы белән башланды. Аның чишмә башында берләшмәнең иң беренче җитәкчесе булган Шәңгәлче егете Хәниф Хөснуллин, беренчеләрдән булып берләшмә утырышларына йөргән Түбән Каманың 1нче мәктәбе 9нчы сыйныф укучысы Разил Вәлиев булуы тамашачыларда зур кызыксыну уятты.

Озак еллар Чаллы шәһәренең Муса Җәлил исемендәге үзәк китапханәсендә бүлек мөдире булып эшләгән, әдәбият тарихы музее җитәкчесе, 2007 елдан “Ләйсән” әдәби иҗат берләшмәсен даими җитәкләүче, Чаллы язучыларына багышлап эшләнгән күмәк җыентыклар төзүче авторларның берсе булган Роза Хәмидуллина шушы берләшмәдән нинди үзенчәлекле язучылар чыгуы турында сөйләде, үзенең иҗаты белән таныштырды.

Җиде китап авторы, озак еллар КамАЗда эшләгән, инвалид-спортсменнарның “Идел-Урал” хәйрия фондын оештыручы, үзе дә спортсмен, “Алтын йөрәкле кеше”, “Татарстан республикасы хәйриячесе” дигән мактаулы исемнәргә лаек шәхес Рәкыйт Әбделманов үзенең хәйрия эшчәнлеге белән таныштырды, иҗатка килү юлы турында сөйләде. 

Чараны йомгаклап, үзәкләштерелгән китапханәләр оешмасының балалар эше буенча директор урынбасары Хәсәнова Римма Бари кызы кунакларга сәламәтлек, иҗат уңышлары теләп, истәлеккә бүләкләр тапшырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot