news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Апуш» театр студиясенең «Кечтүк» спектакле «Театраль Идел буе» фестивале лауреаты булды

«Апуш» театр студиясенең «Кечтүк» спектакле «Театраль Идел буе» фестивале лауреаты булды
РФ Президентының Идел буе федераль округы вәкаләтле вәкиллегенең матбугат үзәге

«Апуш» балалар татар театр студиясенең «Кечтүк» спектакле «Театраль Идел буе» балалар һәм яшьләр театр коллективлары фестиваленең V юбилей сезоны лауреаты булды. Коллектив «Иң яхшы балалар спектакле» номинациясендә II алды.

«Лауреатларны Удмуртия Республикасының Милли театрында үткәрелгән йомгаклау тантанасында котладылар. Тантаналы чарада РФ Президентының Идел буе федераль округы вәкаләтле вәкиле урынбасары Олег Машковцев, регион башлыгы Александр Бречалов котлады», дип хәбәр итә РФ Президентының Идел буе федераль округы вәкаләтле вәкиленең матбугат үзәге.

«Бу округның иң якты иҗтимагый проекты һәм округта иң масштаблы театр фестивале. 5 ел эчендә катнашучылар 3 тапкырга артты һәм быел буө сан 20 меңгә якынлашып килә. Ә тамашачылар саны 100 меңләп исәпләнә», диде катнашучыларын котларга чыккан Олег Машковцев.

Тантанада «Иң яхшы яшьләр спектакле», «Иң яхшы балалар спектакле», шулай ук, балалар һәм яшьләр спектакльләре арасында «Иң яхшы режиссерлык эше», «Иң яхшы ир-ат роле», «Иң яхшы хатын-кыз роле», «Иң яхшы музыкаль бизәлеш», «Иң яхшы нәфис бизәлеш» номинацияләре буенча җиңүчеләр игълан ителгән.

Дипломны «Апуш» театры директоры Алия Фәйзрахманова кабул итеп алган. Шулай ук, балалар театрлары буенча «Иң яхшы нәфис бизәлеш» номинациясендә «Кечтүк» спектакле рәссамы Бузунеева Анастасия бүләкләнгән.

Быел җиңүчеләрне «ГИТИСФЕСТ. Театраль Идел буе - 2024» махсус проекты кысаларында Идел буйлап теплоходта сәяхәт көтә. 8 көн дәвамында ГИТИС педагоглары һәм режиссерлары яшь актерлар белән булачак спектакльләрнең эскизларын иҗат итәчәк һәм фестивальдә катнашучы шәһәрләрдә тәкъдим итәчәк. Болар – Түбдән Новгород, Чабаксар, Казан, Ульяновск, Самара, Саратов.

«Театраль Идел буе» балалар һәм яшьләр театр коллективлары фестиваленең V сезоны финалында Идел буе федераль округының барлык субъектларыннан 28 спектакль катнашты (һәр төбәкнең яшьләр һәм балалар номинацияләрендә иң яхшы берәр спектакль).

«Театраль Идел буе» округ фестивале - округның барлык төбәкләренең театр җәмәгатьчелеген берләштерүче һәм театр сәнгатенә һәм иҗат потенциалын үстерүгә кызыксыну тудыручы ИФО иҗтимагый проекты. Проект Россия Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров инициативасы буенча гамәлгә ашырыла. Фестивальдә ел саен 400 гә якын театр коллективы һәм 6 000 актер катнаша.

Фестивальне оештыручы булып Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Аппараты тора.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100