news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Апуш» театр студиясенә сентябрь башында кастинглар узачак

Быел Казанның «Чулпан» мәдәният үзәгендә һәм Ленин исемендәге мәдәният йортында «Апуш» балалар татар театр студиясен ачу ниятләнә. Сентябрь башында кастинглар игълан ителәчәк.

Бу хакта Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова кичә милли мәгарифкә багышланган форумда «Татар телен үстерү, аның кулланылыш даирәсен киңәйтү юнәлешендә Казан шәһәре тәҗрибәсе» чыгышында әйтте.

«Мэриянең быелгы иң зур яңалыгы – «Апуш» балалар татар театр судиясен ачу. Аның төп максаты – укучыларда татар теленә кызыксыну уяту, сәнгатькә әйдәү. Сәйдәш исемендәге мәдәният үзәгендә кастингта 9-15 яшьлек 100 гә якын укучы катнашты. Арча, Балтач, Яшел Үзәннән дә килделәр, Балтач районыннан бер егет узды», - диде Гүзәл Сәгыйтова.

Аның сүзләренчә, «Сәйдәш» үзәгендә спектакль күрсәткәч, мэр Илсур Метшин студияне башка мәдәният йортларында да оештырырга кирәклеген әйткән.

«Чулпан» һәм Ленин мәдәният йортында студияләр ачабыз. Сентябрь башында кастинглар игълан итәчәкбез», - диде Гүзәл Сәгыйтова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100