news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Апуш» театр студиясе спектакльләрен тагын күрсәтәчәк

12 һәм 13 майда «Апуш» татар балалар театр студиясе үз спектакльләрен кабат күрсәтәчәк. «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә һәм Ленин исемендәге мәдәни-ял комплексында тамашачылар «Кечтүк» һәм «Зоопарк-Әлифба» спектакльләрен карый алачак. Бу хакта Казан мэриясе хәбәр итә.

12 майда 17:00 сәгатьтә Ленин исемендәге мәдәни-ял комплексында драматург, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Илгиз Зәйниев әсәре буенча язылган «Кечтүк» спектаклен тәкъдим итәчәкләр.

13 майда 17:00 сәгатьтә «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә шагыйрә Йолдыз Шәрапованың «Зоопарк-Әлифба» спектакле күрсәтеләчәк (Хәбир Ибраһимов инсценировкасы). Ул квест форматында уза һәм театр дөньясында беренче тапкыр куела.

Спектакльгә сылтама буенча теркәлергә мөмкин, дип хәбәр итә шәһәр Башкарма комитетының тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге.

news_right_1
news_right_2
news_bot