Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Апуш» театр студиясе Мәскәүдә узган Россия күләмендәге фестивальдә Гран-при яулаган
«Апуш» татар балалар театр студиясе VII Бөтенроссия «Свободное пространство/Ирекле киңлек» театр фестиваль-лабораториясендә Гран-при яулады. 8–11 ноябрь көннәрендә апушлылар Мәскәүдә узган фестивальдә катнашып, язучы Резедә Гобәева әсәре буенча сәхнәләштерелгән «Елантау» спектаклен тәкъдим иткән. Бу хакта эшлекле дүшәмбе утырышында Мәдәният идарәсе җитәкчесе Алия Заһидуллина хәбәр итте, дип яза Казан мэриясе матбугат хезмәте.
Этно-фэнтези стилендәге мюзиклда «Чулпан» мәдәният үзәгендә шөгыльләнүче студия шәкертләренең барысы да катнаша. Спектакльнең режиссеры – «Апуш» студиясенең җитәкчесе, актерлык осталыгы остазы Алия Фәйзрахманова. Спектакльнең премьерасы 2025 елның 15–16 декабрь көннәрендә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының Көнчыгыш залында узган иде.
Спектакльнең төп геройлары – Зөлкарнәй һәм аның сеңлесе Зөһрә. Геройлар үзара әйберләрне бүлешә алмыйча еш талаша, Зөлкарнәй сеңлесен кара бүлмәгә бикләп куя. Әмма Зөһрә бүлмәдән югалган була. Менә шушы мизгелдән төп вакыйгалар башлана. Зөлкарнәй сихри дөньяга, Җир астына эләгә, Зөһрәнең Шаһмара исемле еланда тоткынлыкта булуын белеп, аны коткарырга юлга чыга.
Зөлкарнәйгә төрле сынаулар, авырлыклар белән очрашырга туры килә. Шомлы, серле, хикмәтле бу дөнья аның холык-фигыле турында уйланырга, элеккеге фикерләреннән кире кайтырга мәҗбүр итә. Барлык кыенлыкларны җиңеп чыкканнан соң гына, ул дөньяның иң кыйммәтле хәзинәләре алтын-көмеш тә, хакимлек тә түгел, ә намус, тугрылык һәм, әлбәттә, мәхәббәт икәнен аңлый. Спектакль якыннарыңның кадерен белергә, сер сакларга һәм үз вәгъдәләреңә тугры калырга өйрәтә.
- Хәзерге вакытта «Апуш» студиясендә 630дан артык бала шөгыльләнә. Дәресләр «Чулпан», «Сәйдәш», «Мәскәү», Сәетгалиев исемендәге мәдәният үзәкләрендә, Ленин исемендәге мәдәният сараенда зур уңыш белән бара. Бу елның сентябрь аенда Бауман урамында студиянең яңа филиалы үз эшен башлап җибәргән.
- Студия шәкертләре татар телендә спектакльләр куя, аларны шәһәрнең төрле мәйданчыкларында, шул исәптән Г.Камал исемендәге театрда күрсәтә; республика һәм ил күләмендә уздырыла торган чараларда, фестивальләрдә катнаша. Бу – театр остаханәсе генә түгел, ул тәрбия мәктәбе дә: бала сәхнәгә чыгып татар халкының милли мәдәниятен татар телендә тамашачыга җиткерә.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз