news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Апуш» татар балалар театр студиясенең яңа кастингы башланып китте

«Апуш» татар балалар театр студиясенең яңа кастингы башланып китте
Заһидуллина Ралинә

Казан мэры патронажы астында Ленин исемендәге мәдәният сарае һәм «Чулпан» мәдәният үзәгендә «Апуш» татар балалар театр студияләре ачылачак. Шул уңайдан яңа кастинглар игълан ителде.

Беренче кастинг 4 сентябрьдә 12.00–18.00 вакыт аралыгында Ленин исемендәге мәдәният йортында уза.

Биредә татар телендә иркен һәм берникадәр кыенлык белән аралашучы 9-15 яшьлек укучылар катнаша.

Кастингны уңышлы узган укучылар «Апуш» театр студиясенә бушлай йөриячәк. Проектны Казан Мэриясе гамәлгә ашыра.

  • Икенче кастинг 11 сентябрьдә 12.00–18.00 вакыт аралыгында  «Чулпан» мәдәният үзәгендә үтәчәк дип көтелә.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot