Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Апуш» татар балалар театр студиясенең Татарстанның башка шәһәрләрендә филиаллары ачыла
Казан мэриясендә Республика шәһәрләрендә «Апуш» татар балалар театр студиясе филиалларын ачу мәсьәләсе буенча беренче оештыру очрашуы узды. Сентябрьдә Чаллы, Түбән Кама, Алабуга һәм Әлмәт шәһәрләрендә балалар арасында кастинглар узачак, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы.
«Без «Апуш»ның Казан чикләреннән чыгуына шатланабыз. Безнең «театр гаиләсе» яңа профессиональ педагоглар һәм иң мөһиме сәләтле балалар белән тулылана. Бүген без Республикада театр хәрәкәтенең зур киләчәгенә таба беренче, бик мөһим адым ясадык», – дип уртаклашты Казан шәһәре мэры урынбасары Гүзәл Сәгыйтова.
Май башында Чаллыда Казан шәһәренең туган телләрне саклау һәм үстерү өлкәсендәге уңышлы муниципаль тәҗрибәләренә багышланган эшлекле очрашу узган иде. Чара Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов инициативасы белән оештырылды. Очрашу барышында Казанның уңышлы тәҗрибәсен масштаблаштыру мәсьәләсенә аерым игътибар бирелде. Фикер алышуның төп темасы «Апуш» студиясе үрнәгендә Республика шәһәрләрендә татар балалар театр студияләрен ачуга багышланды.
Очрашуда катнашучылар балаларда туган телгә кызыксыну уятуның иң нәтиҗәле һәм мавыктыргыч ысулларының берсе – театр сәнгате, дигән фикергә килде.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз