Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Апуш» татар балалар театр студиясе театр сезонын ябу уңаеннан зур бәйрәм оештырды
«Апуш» татар балалар театр студиясе «Апуш» гимнына төшерелгән клибын тәкъдим итте. Презентация студиянең театр сезоны ябылу тантанасында үтте.
«Апуш» татар балалар театр студиясенең театр сезоны ябылуга багышланган музыкаль-театраль тамашасы «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә оештырылды. Бирегә «Сәйдәш», «Чулпан», «Мәскәү» мәдәният үзәкләрендә, Ленин исемендәге мәдәният йортында шөгыльләнүче һәм «Апуш.Нәниләр» мәктәп-студиясенә йөрүче барлык укучылар җыелган иде.
«Конфуцийның «Бер еллык планың булса – дөге утырт, ун елга булса – агач утырт, йөз еллык планга бала тәрбиялә» дигән сүзләре бар. «Апуш» татар балалар студиясе шуны истә тотып уйланылды да. Беренчедән, бу безнең татар телен саклау булса, икенчедән, сез аларның сәхнәдә нинди ирекле булуларын күрәсез. Без балачактан андый түгел идек, хәзер дә сәхнәгә чыксак каушый башлыйбыз. Бу иркенлек балаларга ярдәм итәчәк», – диде Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова сәхнәгә чыгып.
Ул «Апуш» студиясенең башында торган Алия Фәйзрахмановага, барлык педагогларга, «Апуш» студиясе балаларының ата-аналарына рәхмәтен җиткерде. Студиянең ике ел эчендәге уңышларын искә төшерде. «Мәскәү» мәдәният үзәге студиясенә премьера чыгарырга ярдәм иткән Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре Комиссиясенә рәхмәт әйтте.
«Апуш» ул беренче чиратта – бала, икенче чиратта – ата-аналар, өченче чиратта – зур «Апуш» командасы. Без ике ел үзебезне күрсәтергә, эшләргә тырышабыз. Минемчә, Казанда балалар театры булырга тиеш һәм ул булачак – без ышанабыз», – диде «Апуш» студиясе җитәкчесе Алия Фәйзрахманова. Ул иң актив әниләргә «Апуш» әнисе» дип язылган футболкалар бүләк итте.
«Миннән кайчакта студия эшчәнлегендәге иң авыр мизгел турында сорыйлар. «Апушчылар»ны оядан очыру – иң авыр мизгел. Алар төрле уку йортларына һәм Казан театр училищесына укырга керергә хыяллана. Мин аларга ак юллар телим», – дип дәвам итте Алия Фәйзрахманова һәм «Апуш» студиясеннән китәсе балаларга грамоталар тапшырды.
Бәйрәм чарасында студиянең һәр төркеме быелгы премьераларыннан өзекләр күрсәтелде. Шушы концерт өчен шагыйрә Гөлүсә Батталова иҗат иткән сценарий буенча шигъри композиция тәкъдим ителде. Ул Гаилә елы уңаеннан әзерләнгән.
- «Апуш» татар балалар театр студиясе Казан мэры патронажы астында 2022 елның март аенда ачылды. Хәзерге вакытта Казан шәһәренең муниципаль бюджет мәдәният учреждениесе буларак эшләп килә.
- 2023 елның сентябрь аенда Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре Комиссиясе ярдәмендә «Апуш.Нәниләр» мәктәп-студиясе ачылды. Бүгенге көндә биш студиядә 200гә якын бала шөгыльләнә. Һәр төркемдә тәҗрибәле, профессиональ остазлар укыта. Ике ел дәвамында студия сигез спектакль чыгарды.
- 2023 елда «Театраль Идел буе» балалар һәм яшьләр театр коллективлары фестивалендә беренче урынга лаек булып, Пермьдә беренче тапкыр Татарстан данын яклады һәм Мәскәүдә узган VI Зур балалар фестивалендә катнашты.
- 2024 елда «Театраль Идел буе» фестивалендә II урынга лаек булып, Ижевск шәһәрендә Татарстан данын яклады. «КИЛӘчәк буын» балалар театр коллективларының II Бөтенроссия фестивалендә, «Беренче театр» Бөтенроссия театр иҗаты фестивалендә җиңү яулады. Чаллыда узган «Действующие лица» XIX Бөтенроссия театр фестиваль-форумында Гран-при исеменә лаек булды, Санкт-Петербург шәһәрендә узган балалар театр коллективларының XXV Халыкара «Брянцев фестивале»ндә I урын яулады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз