news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Апуш» татар балалар театр студиясе Сергей Безруков белән очрашкан

«Апуш» татар балалар театр студиясе Сергей Безруков белән очрашкан
Герман Жигунов, фото фестиваль кысаларында төшерелгән

«Апуш» татар балалар театр студиясе шәкертләре хәзерге вакытта Мәскәүдә VI Зур балалар фестивалендә катнаша. Фестиваль кысаларында алар Россиянең халык артисты, Россиянең Дәүләт премиясе лауреаты, Мәскәү Губерна театрының сәнгать җитәкчесе Сергей Безруков белән очрашкан.

«Ул яшь актерларга үзенең киңәшләрен бирде һәм уңышлар теләде. «Апуш»лылар, үз чиратында, Сергей Безруковка Казан күчтәнәче – чәкчәкне тапшырды. Бу мизгелне Сергей Безруков үзенең социаль челтәренә дә куйды. Актер балаларга: «Алга!» – дип, татарча җавап бирде. Фестиваль кысаларында остаханәләр атна ахырына кадәр дәвам итәчәк. Ә 5 ноябрьдә Мәскәү Губерна театрында башкала тамашачыларына «Апуш» татар балалар театр студиясенең «Апушның тылсымлы төшләре» спектакле тәкъдим ителәчәк», – дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

  • Искәртеп үтик, «Апуш» студиясе «Театраль Идел буе» балалар һәм яшьләр театр коллективлары фестиваленең 3 номинациясендә – «Иң яхшы балалар спектакле», «Иң яхшы ир-ат роле» һәм «Иң яхшы музыкаль бизәлеш» номинацияләрендә җиңү яулады һәм Пермь шәһәрендә узган бүләкләү тантанасында Республика данын яклады. Россиянең халык артисты, Россиянең Дәүләт премиясе лауреаты, Мәскәү Губерна театрының сәнгать җитәкчесе Сергей Безруков та җиңүчеләрне котлады, Мәскәүгә кунакка чакырды.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100