news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Апуш» татар балалар театр студиясе Сабантуй уздырган

«Апуш» татар балалар театр студиясе Сабантуй уздырган
Казан шәһәре мэриясе матбугат хезмәте

«Апуш» татар балалар театр студиясе театраль сезонга һәм уку елына йомгак ясаган. Имтиханнардан соң балалар «Апуш Сабан туе»нда катнашкан.

«Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркында узган бәйрәм уеннар, ярышлар, җыр-биюләр, конкурслар белән үрелеп барды. Мондый күмәк чаралар матур традициягә әйләнер дип ышанып калабыз!» – диде студия җитәкчесе Алия Фәйзрахманова.

«Апуш» татар балалар театр студиясендә быелгы уку елына йомгак ясалды. «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә һәм «Чулпан» мәдәният үзәгендә шөгыльләнүче шәкертләр сәхнә теле, сәхнә хәрәкәте, актерлык осталыгы һәм вокал дисциплиналары буенча сәгать ярымлык сынау тотты. Ачык дәрес форматында узган бу чарага әти-әниләр һәм студиянең башка төркем шәкертләре килде. Укучыларның ел дәвамында үзләштергән белемнәрен «Апуш» студиясе остазлары белән бергә Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова да бәяләде», - дип хәбәр итә Казан шәһәре мэриясе матбугат хезмәте.

«Кечкенәләр һәм зурлар төркеме татар җырларыннан попурри башкарды, сәхнә хәрәкәтендә алган белемнәрен төрле күнегүләр һәм бию элементлары аша күрсәтте. Мәсәлләрне башкару осталыгына аерым игътибар бирелде: монда реквизитлар куллану да, сөйләм теле дә, хәрәкәтләрнең чыгышка туры килүе дә исәпкә алынды. Бер ел укуның нәтиҗәсе – студия шәкертләренә куелган югары бәядә чагыла», - диелә хәбәрдә.

Яңа сезонга әзерлек быел августта башланачак. «Апуш» студиясенең һәр төркеме Яңа елга кадәр үз премьерасын тәкъдим итәргә вәгъдә итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100