news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Апуш» татар балалар театр студиясе Дәрвишләр бистәсендә яңа төркем җыярга планлаштыра

«Апуш» татар балалар театр студиясе Дәрвишләр бистәсендә яңа төркем җыярга планлаштыра
фото: Салават Камалетдинов, Рамил Гали

Быел «Апуш» татар балалар театр студиясе Дәрвишләр бистәсендә тагын бер төркем җыярга планлаштыра.

«Сәетгалиев исемендәге мәдәният сараенда яңа төркем ачарга җыенабыз. Кастинг турында соңрак - остазлар тәгаенләнеп беткәч игълан итәрбез. Август ахырлары, сентябрь башларында булыр дип торабыз», диде «Апуш» татар балалар театр студиясе җитәкчесе Алия Фәйзрахманова.

  • Дәрвишләр бистәсе – Казанның Совет районына кергән эре микрорайоны. Тирә-ягында Киндерле, Нагорный бистәләре һәм авыллар урнашкан.
  • Сәетгалиев исемендәге мәдәният сарае микрорайонда һәм аның тирәсендәге бистәләрдә-авылларда яшәүче җирле халык өчен бердәнбер мәдәни-күңел ачу үзәге булып тора, 70 меңнән артык кешегә хезмәт күрсәтә. Мәдәният сарае шул исәптән 9 мәктәп һәм гимназияне, 2 профессиональ лицейны һәм башкаларны колачлый.
  • «Апуш» татар балалар театр студиясе Казан мэры патронажы астында 2022 елның март аенда ачылды. Хәзерге вакытта Казан шәһәренең муниципаль бюджет мәдәният учреждениесе буларак эшләп килә.
  • Бүгенге көндә 5 студиядә 200гә якын бала шөгыльләнә. Һәр төркемдә тәҗрибәле, профессиональ остазлар укыта. 2 ел дәвамында студия 8 спектакль чыгарды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100