news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Апуш» татар балалар театр студиясе «Әбүгалисина» мюзиклын тәкъдим итә

18 гыйнварда 18.00 сәгатьтә Казанның «Чулпан» мәдәният үзәгендәге «Апуш» татар балалар театр студиясе беренче спектаклен күрсәтә.

«Танылган мәгърифәтче, галим, педагог Каюм Насыйри әсәре буенча тәүге тапкыр «Әбүгалисина» мюзиклы күрсәтелә. Махсус «Апуш» студиясе өчен әлеге спектакльгә музыканы Зөлфәт Вәлиуллин язды, җырларга шигырьләрне шагыйрә Гөлүсә Батталова иҗат итте. Инсценировка авторы – Айгөл Әхмәтгалиева. Тамашаның сценографы, рәссамы – Анна Новикова. Премьерага махсус костюмнар тектерелде. Спектакльдә студиягә йөрүче барлык 23 шәкерт тә катнаша», – дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

«Безнең спектакльдә Әбүгалисина – кыз, Әбелхарис – егет (оригиналда икесе дә – ир бала). Без могҗизалар, сихерләр аша түгел, ә бары тик белем ярдәмендә барысына да ирешеп булуын күрсәтәбез», – диде студия җитәкчесе, спектакльнең режиссеры Алия Фәйзрахманова.

Тамашага әзерлек ноябрьдә башланган. Шәкертләрне премьерага студия остазлары – Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актеры, Татарстанның атказанган артисты Алмаз Сабирҗанов, Казан театр училищесының вокал укытучысы Гөлнара Шәйхетдинова, бөтенроссия һәм халыкара конкурслар лауреаты, сәхнә хәрәкәте укытучысы Миләүшә Гыйльметдинова әзерләгән.

«Әбүгалисина − реаль шәхес, Көнчыгышның танылган галиме, медицина өлкәсендә зур белгеч. Каюм Насыйри аны хыялый җирлеккә күчерә һәм акылның, белемнең көчен раслый. Зирәк сүзнең кодрәте, белемгә мәхәббәт һәм омтылу турындагы бу тарих «Апуш» театраль студиясенең яңа тамашасы нигезенә ятты. Монда батыр каһарманнар һәм мавыктыргыч хәлләр, белем белән тулы серле мәгарәләр, табышмак, маҗар, җырлар бар», – диелә хәбәрдә.

  • Казан Мэры инициативасы белән «Апуш» студиясе Казанның өч районында – «Сәйдәш» һәм «Чулпан» мәдәният үзәкләрендә, шулай ук Ленин исемендәге мәдәният йортында эшли. 90га якын укучы актерлык осталыгы, сәхнә теле, сәхнә хәрәкәте һәм вокал юнәлешендә бушлай дәресләр ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100