news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Апуш» татар балалар театр студиясе «Әбугалисина» әсәрен мюзикл итеп чыгарган

«Апуш» татар балалар театр студиясе «Әбугалисина» әсәрен мюзикл итеп чыгарган
Абдул Фархан

«Апуш» татар балалар театр студиясенең Казанның «Чулпан» мәдәният үзәгендә эшли торган филиалы мюзикл жанрына алынган. Каюм Насыйри әсәре буенча «Әбугалисина» спектакле премьерасы беренче тамашачыларга – рәсми кунакларга, әти-әниләргә һәм башка студияләргә йөрүче балаларга тәкъдим ителде.

«Бенең бүгенге көндә өч студия эшли. «Сәйдәш» мәдәният үзәгендәгеләр инде бер ел шөгыльләнә. Ә «Чулпан» мәдәният сараена йөрүчеләрнең бу – беренче эше. Ленин мәдәният сараенда 21 февраль – халыкара туган телләр көнендә Илгиз Зәйниевның «Кечтүкле уен»ын күрсәтәбез», - диде спектакль карарга килгән Казан шәһәре башкарма комитеты рәисе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова.

«Мин спектакльдән бик канәгать, чөнки өч көн элек прогонны караган идем, җыелып бетмәгән кебек иде. Кичә Ленин мәдәният үзәгендә барган репетицияләргә дә килдем. Һәрбер этабын карыйсы килә. Чөнки ахыргы сүзне барыбер бездән көтәләр», дип дәвам итте ул.

«Балалар театр студиясе, әлбәттә, яңа идея түгел. Әмма милли студия буларак, «Апуш» Казанга бик кирәк. Аны Чаллы һәм Әлмәт кебек зур шәһәрләрдә дә булдырыйк», дигән фикерләр дә бар», диде әлеге проектны канаты астына алган мэрия вәкиле.

Гүзәл Сәгыйтова спектакльгә музыканы «Калеб» яңа буын берләшмәсендә тупланган яшьләрнең берсе - Зөлфәт Вәлиуллин язуына игътибарны юнәлтте. «Шунысы да бар – үз вакытында иҗат кешеләрен «Калеб» берләштерсә, бүген аларны «Апуш»та җыябыз», дип нәтиҗә ясады ул.

  • Спектакльнең режиссеры – студия җитәкчесе Алия Фәйзрахманова. Инсценировка авторы – Айгөл Әхмәтгалиева. Җырлар өчен шигырьләрне шагыйрә Гөлүсә Батталова иҗат иткән. Тамашаның сценографы, рәссамы – Анна Новикова.
  • Шәкертләрне премьерага студия остазлары – Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актеры, Татарстанның атказанган артисты, актерлык осталыгы укытучысы Алмаз Сабирҗанов, Казан театр училищесының вокал укытучысы Гөлнара Шәйхетдинова, бөтенроссия һәм халыкара конкурслар лауреаты, сәхнә хәрәкәте укытучысы Миләүшә Гыйльметдинова әзерләгән.
  • Спектакльдә студиягә йөрүче барлык 23 шәкерт тә катнаша.
  • «Апуш» студиясендә барлыгы 90га якын укучы актерлык осталыгы, сәхнә теле, сәхнә хәрәкәте һәм вокал юнәлешендә бушлай дәресләр ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100