Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Апуш» татар балалар театр студияләренә быел 55 укучыны сайлап алганнар
Сайлап алу турында Казан шәһәре, Балтач, Биектау, Арча, Саба районнарыннан 150гә якын укучы катнашкан.
Бу уку елында Ленин исемендәге мәдәният сарае һәм «Чулпан» мәдәният үзәгендә «Апуш» татар балалар театр студияләре ачыла. Шул уңайдан, 11 сентябрьдә «Чулпан» мәдәният үзәгендә «Апуш» татар балалар театр студиясенә икенче кастинг узды. Анда Казан шәһәреннән һәм Биектау районыннан 9-15 яшьлек 70 укучы катнашты.
Беренче кастинг 4нче сентябрьдә Ленин исемендәге мәдәният сараенда узды, анда 80гә якын укучы катнашты. Нәтиҗәдә, ике кастингта Казан шәһәреннән, Балтач, Биектау, Арча, Саба районнарыннан барлыгы 150гә якын укучы үзен сынады. Алар арасыннан Ленин исемендәге мәдәният йортына 33 укучы һәм «Чулпан» мәдәният үзәгенә 22 укучы сайлап алынды. Аларның барысы да «Апуш» театр студияләренә бушлай йөриячәк, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.
Укучылар төрле юнәлешләрдәге (вокал, уен коралында уйнау, әдәби әсәр уку, хореография) сәләтләрен күрсәтте. Моңа өстәп, жюри әгъзаларының биремнәрен үтәде. Кастингта җыр, биюгә аерым игьтибар бирелде, диелә хәбәрдә.
11 сентябрьдә укучыларның сәләтләрен Татарстанның атказанган артисты, Галиәсгар Камал исемендәге театр актеры Алмаз Сабирҗанов, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, сәхнә теле остазы Илсөяр Шиһапова, Татарстанның атказанган артисты, Казан шәһәре филармониясе солисты һәм музыкаль мөхәррире Ләйсән Закирова, вокалист Гөлнара Шәйхетдинова, хореограф Миләүшә Гыйльметдинова һәм «Апуш» студиясе җитәкчесе Алия Фәйзрахманова бәяләде.
- Искәртеп узыйк, «Апуш» татар балалар театр студиясе быелның февралендә «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә Казан Мэры патронажы астында ачылды. Аның төп максаты – укучыларда татар теленә кызыксыну уяту, яшьләргә иҗади сәләтләрен ачарга ярдәм итү, милли мәдәниятне үстерү.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз