Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Апуш» студиясе тәрбияләнүчеләре «Мәкәрҗәдә театр» дигән яңа спектакль тәкъдим итәчәк
«Апуш» татар балалар студиясе «Мәкәрҗәдә театр» дигән яңа спектакль әзерләгән. Спектакльдә яшь актерлар «Нәрсә ул театр?» дигән сорауга җавап эзләячәкләр. Премьераны 21 февральдә – Халыкара туган тел көнендә тәкъдим итәчәкләр, дип яза Казан мэриясе.
Спектакль ТР атказанган артисты, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Илтөзәр Мөхәммәтгалиевнең пьесаларына нигезләнгән. Куелышта Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексында шөгыльләнүче «Апуш» студиясе шәкертләре катнаша.
Спектакльнең режиссерлары – ТРның халык артисты, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Зөлфия Вәлиева һәм ТРның атказанган артисты, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Миләүшә Шәйхетдинова. Спектакльгә музыканы Зөлфия Вәлиева һәм Нияз Вәлиев язган, соңгысы шулай ук музыкаль бизәлеш һәм аранжировка өчен җаваплы булган. Сценограф, рәссам – ТР Рәссамнар берлеге әгъзасы Анастасия Бузунеева. Тавыш режиссеры – Илья Лазарев, ә яктылык буенча рәссам – Тәлгать Латыйпов.
Премьерага яшь артистларны студия остазлары – актерлык осталыгы һәм сәхнә сөйләме педагоглары Зөлфия Вәлиева һәм Миләүшә Шәйхетдинова, педагог-хореограф Сергей Александров, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, эстрада-джаз вокалының югары категорияле укытучысы Ландыш Фәттахова әзерләгән, диелә тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлегендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз