Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Апуш» студиясе Санкт-Петербургтан җиңүләр алып кайтты
«Апуш» татар балалар театр студиясе 2024 елның 30 ноябрь-3 декабрь көннәрендә Санкт-Петербург шәһәрендә узган XI «ТриумF» Бөтенроссия театр сәнгате конкурсында катнашып җиңүләр яулап кайтты. Бу хакта Казан шәһәре Башкарма комитеты Аппаратының тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге хәбәр итә.
«Алые паруса» мәдәни фонды оештырган конкурста барлыгы 63 спектакль катнашты. Алар арасында күпсанлы җиңүләргә лаек булган Мәскәү, Санкт-Петербург командалары да бар иде. Бигрәк тә музыкаль театр коллективлары арасында көчле конкуренция булды.
«Апуш» татар балалар театр студиясе күренекле татар драматургы Туфан Миңнуллинның «Авыл эте Акбай» пьесасы буенча мюзикл тәкъдим итте һәм балалар жюри әгъзалары фикеренчә «Иң яхшы спектакль» исеменә лаек булды. Шулай ук «Иң яхшы музыкаль бизәлеш» номинациясендә дә җиңү яулады һәм музыкаль театр коллективлары арасында 63 командадан II дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. Җиңүчеләргә дипломнар һәм кубоклар тапшырылды.
Искәртеп узыйк, «Апуш» студиясенең «Авыл эте Акбай» мюзиклы премьерасы 2024 елның гыйнварында узган иде. Спектакльдә «Чулпан» мәдәният үзәгендәге шөгыльләнүче барлык шәкертләр дә катнаша.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз