news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Апуш» студиясе җитәкчесе балалар театрлары фестивальләре өчен грантлар булдыруны сорады

«Апуш» татар балалар театр студиясе җитәкчесе Алия Фәйзрахманова Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның татар җәмәгатьчелеге белән очрашуында татар балалар театрлары фестивальләре өчен грантлар булдыру мөмкинлеге турында сорады.

Ул ике ел элек «Апуш» татар балалар театр студиясенең дөньяга килүе, театр сәнгате балалар өчен киң колач җәюе, мәктәпләрдә студияләр ачылуы, «Апуш» студиясенең уңышы турында сөйләде. «Бүгенге көндә Казанның дүрт районында 200 дән артык бала театр юнәлешендә татар телендә тәрбияләнә», – дип әйтте.

Алия Фәйзрахманова балаларда, яшүсмерләрдә татар телен популярлаштыру, татар теленә алып кереп китү өчен театр сәнгате иң үтемле алым, дигән фикердә. «Барлык фестивальләрдә үз телебездә уйнавыбызга башка төбәкләр безгә кызыга, спектакльләр белән барып, һәрвакыт республиканы горурланып күрсәтәбез», – дип белдерде.

Студия җитәкчесе алга таба да спектакльләр аркылы балаларны татар теленә җәлеп итү эше дәвам итәчәген әйтте. «Мәсәлән, бала спектакльне карарга килә дә, «минем дә театр белән шөгыльләнәсем, «Апуш»ка йөрисем килә» дия. Моның өчен телне камил белү кирәк. Алар шулай телләрен камилләштерәләр», – ди Фәйзрахманова.

Ул татар спектакльләре белән фестивальләр уздыруга даими рәвештә грантларны гамәлгә кую үтенече белән мөрәҗәгать итте. «Татар балалары өчен Казанда гына түгел, башка төбәкләрдәге балаларга да фестивальләрдә берләшү өчен мөмкинлекләр тудырып булырмы икән? Спектакльләр куярга грантлар биреп булырмы икән?» – диде һәм Рөстәм Миңнехановны премьераларга чакырды.

Татарстан Рәисе бу мәсьәлә буенча уйлашырга күрсәтмә бирде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100