Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Апуш» студиясе иҗат төркемнәренә өстәмә рәвештә яңа балалар җыюы турында игълан итә
«Апуш» татар балалар театр студиясе 5 яшьтән 15 яшькә кадәрге балалар өчен өстәмә кастинглар игълан итә. Сайлап алу этабын уңышлы узган шәкертләр Ленин исемендәге мәдәни-ял комплексында, «Мәскәү» һәм «Сәйдәш» мәдәният үзәкләрендә, шулай ук «Апуш. Нәниләр» мәктәп-студиясендә уздырыла торган дәресләргә йөри алачак. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ленин исемендәге мәдәни-ял комплексында шөгыльләнергә теләүчеләр өчен кастинг Бауман урамы, 62/9 йорт адресы буенча 19 сентябрь көнне 14.00–18.00 вакыт аралыгында уздырыла. Чарага 10–15 яшьлек балалар чакырыла. Төркемгә спектакль-мюзикл юнәлеше өчен кастинг оештырылганга, баланың җыр-биюгә сәләтенә аеруча игътибар итәчәкләр. Катнашу өчен гаризаны алдан бирергә киңәш итәләр.
Шул ук көнне, ягъни 19 сентябрьдә 14:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр шул ук адрес буенча «Апуш. Нәниләр» мәктәп-студиясенә йөрергә теләүчеләрне кастингка чакыралар. 5–8 яшьлек балалар үзләрен иҗатта сынап карый ала. Катнашу өчен алдан гариза тапшырырга кирәк.
Тагын бер кастинг 20 сентябрь көнне 13:00–17:00 вакыт аралыгында 8–15 яшьлек балалар өчен «Мәскәү» мәдәният үзәгендә уздырыла. Катнашу өчен шулай ук гариза таләп ителә.
Кастингларны «Сәйдәш» мәдәният үзәгендәге чара тәмамлый – ул 27 сентябрь көнне 12:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр Николай Ершов урамы, 57а адресы буенча 8–15 яшьлек балалар өчен үткәрелә. Катнашу өчен алдан гариза бирергә кирәк.
Сайлап алу вакытында балалар үзләренең бөтен булган иҗади сәләтләрен күрсәтә ала. Кастинг өчен җыр, бию, шигырь әзерләргә яисә берәр уен коралында уйнап күрсәтергә була, дип хәбәр итә Мәгариф идарәсе.
Исегезгә төшерәбез, «Апуш» татар балалар театр студиясе Казан мэры ярдәме белән 2022 елның мартында ачылды. Проект укучыларда татар теленә кызыксыну уяту, яшьләрнең иҗади сәләтләрен ачу һәм милли мәдәниятне үстерү максатыннан гамәлгә ашырыла.
Бу елның апрель аенда студия шәкертләре һәм остазлары үзләренең җитди уңышлары белән сөендерде. Ижевск каласында «Театраль Идел буе» балалар һәм яшьләр театр коллективлары фестивалендә Татарстан данын яклап чыгыш ясаган «апуш»лылар берьюлы өч номинациядә: «Иң яхшы балалар спектакле», «Иң яхшы режиссер эше» һәм «Иң яхшы сәнгать бизәлеше» буенча җиңүче булды.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз