news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Апуш» студиясе Айдар Җаббаров белән спектакль куярга хыяллана

«Апуш» студиясе Айдар Җаббаров белән спектакль куярга хыяллана
Салават Камалетдинов, Солтан Исхаков

«Апуш» балалар театр студиясе режиссер Айдар Җаббаров белән спектакль куярга хыяллана. Хәзерге вакытта сөйләшүләр бара.

«Айдар Җаббаров белән ноябрь аенда сөйләштек. Ул проектның сәнгать җитәкчесе булачак. Балалар белән без эшлибез, ул иҗади җитәкләячәк. Спектакльдә «Сәйдәш» һәм «Чулпан» мәдәният үзәгендәге ике студия катнашачак», – диде «Апуш» студиясе җитәкчесе Алия Фәйзрахманова.

«Айдарның вакыт ягыннан гына кыенлыклары бар. Ул физик яктан өлгерә алмаска гына мөмкин», – дип сүзгә кушылды студиянең «Чулпан» мәдәният үзәгендәге педагогы, Камал театры артисты Алмаз Сабирҗанов.

Әлегә Айдар Җаббаров балалар белән эшләячәк әсәр сайланмаган.

Алия Фәйзрахманова композитор Миләүшә Хәйруллина белән эшләү теләге барлыгын да өстәде.

  • «Апуш» студиясенең Айдар Җаббаров белән эшләү теләге турында «Татар-информ» хәбәрчесенә Казан шәһәре башкарма комитеты рәисе урынбасары, «Апуш» студиясенең кураторы Гүзәл Сәгыйтова әйтте. «Айдар белән күптән эшләп карыйсы килә иде. Театрда вакытта өлгермәдек. «Туган телләр елы»нда бер проект уйлый башлаган идек, аның вакыты белән туры килмәде, ул башлангыч тормышка ашмый калды. «Апуш»ка килгәндә, ул – тулысы белән Алия Фәйзрахманова инициативасы, Алия инде сөйләшүләр башлаган да”, - диде ул «Интертат»та басылган интервьюда. 
  • Гүзәл Сәгыйтова Айдар Җаббаровны Казан Сабан туен эшләргә дә чакырган. “Быелгы Сабантуйны бераз башкачарак тормышка ашырасы килә”, диде ул.
  • Бүген «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Апуш» театр студиясенең 1 еллыгы уңаеннан театраль кичә була. Ул 17.00 сәгатьтә башлана.
news_right_1
news_right_2
news_bot