news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Апуш» «Мәкәрҗәдә театр» спектаклен Казан тамашачысына тәкъдим итә

«Апуш» «Мәкәрҗәдә театр» спектаклен Казан тамашачысына тәкъдим итә
Фото: Казан Башкарма комитетының тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге

7 майда Казанның Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексында «Апуш» татар балалар театр студиясе спектакле күрсәтеләчәк. Яшь актерлар Татарстанның атказанган артисты Илтөзәр Мөхәммәтгалиевнең татар пьесалары мотивлары буенча инсценировкасында «Мәкәрҗәдә театр» спектаклен тәкъдим итәчәк. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тамашачыларга 1908 елның августында булган вакыйга бәян ителә. Казан сәүдәгәрләре, байлары, пароходка утырып, Мәкәрҗә ярминкәсенә җыелыша. Шул ук вакытта ярминкәгә Казаннан «Сәйяр» труппасы артистлары да гастрольләр белән килеп төшә...

Спектакльнең режиссерлары – «Апуш» студиясенең актерлык осталыгы һәм сәхнә сөйләме педагоглары – Татарстанның халык артисты Зөлфия Вәлиева һәм ТРның атказанган артисты Миләүшә Шәйхетдинова.

Яшь актерларны премьерага шулай ук педагог-хореограф Сергей Александров һәм ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, эстрада-джаз вокалының югары категорияле укытучысы Ландыш Фәттахова әзерләгән.

«Мәкәрҗәдә театр» спектакленә көйләр Зөлфия Вәлиева, музыкаль бизәлеш һәм аранжировка өчен җаваплы Нияз Вәлиев тарафыннан иҗат ителгән. Куелышның сценографы һәм рәссамы – ТР Рәссамнар берлеге әгъзасы Анастасия Бузунеева, тавыш режиссеры – Илья Лазарев, ут куючы рәссамы – Тәлгать Латыйпов.

Спектакль Копылов урамы, 2а адресы буенча урнашкан Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексында 18:00 сәгатьтә башлана.

Билгеле булганча, «Апуш» татар балалар театр студиясе «Мәкәрҗәдә театр» спектакле белән «Действующие лица» XIX бөтенроссия фестиваль-форумында катнашып, Гран-при иясе булган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100