Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Апуш» балалары «Кечтүк» әкияте белән Санкт-Петербургта театр фестивалендә катнаша
«Апуш» балалар театр студиясе бүген үзенең Кечтүк» спектакле белән XXV халыкара «Брянцев фестивале»ндә чыгыш ясады.
«Быел Гаилә елына багышланган фестивальдә Россиянең 16 шәһәреннән, шулай ук, Казахстан, Әрмәнстан һәм Беларусьтан балалар театр коллективлары карнаша. Фестиваль Санкт-Петербургның А.А. Брянцев исемендәге ТЮЗында 1-4 апрель көннәрендә үтә», дип хәбәр итә оештыручылар.
Бу фестиваль бүгенге көндә Төньяк-көнбатыш региондагы иң зур һәм иң дәрәҗәле фестивальләрнең берсе.
Фестивальдә катнашучылар арасында Мәскәү, Санкт-Петербург, Новосибирск, Мурманск, Вологда, Мценск, Воронеж, Казан, Чиләбе, Севастополь, Чаллы, Пенза шәһәрләре һәм Озерецкое бистәсе балалар театрлары бар.
- «Апуш» балалар театр студиясенең «Кечтүк» спектакле Казанның Ленин исемендәге мәдәният сараенда куелды. Спектакльне Зөлфия Вәлиева һәм Миләүшә Шәйхетдиновалар Илгиз Зәйниев пьесасы буенча куйдылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз