news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Апуш» балалар театр студиясе Камал театрында «Елантау» мюзиклы премьерасын тәкъдим итте

«Апуш» балалар театр студиясе Камал театрында «Елантау» мюзиклы премьерасын тәкъдим итте
Фото: Казан башкарма комитеты аппаратының тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге

Галиәсгар Камал исемендәге театрның көнчыгыш залында «Апуш» балалар театр студиясе «Елантау» этно-фэнтези мюзиклын тәкъдим итте. Бу хакта Казан шәһәре башкарма комитеты аппаратының тел мәдәнияте өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлегендә хәбәр иттеләр, дип яза Казан мэриясе.

Спектакльнең төп герое Зөлкарнәй күп төрле куркынычлар һәм сынаулар белән очраша. Барлык авырлыкларны җиңеп чыкканнан соң, ул дөньяның иң кыйммәтле хәзинәләре – мәрхәмәтлелек, намуслылык, тугрылык һәм мәхәббәт икәнен аңлый.

Тамаша якыннарның кадерен белергә, сер сакларга һәм биргән вәгъдәләргә тугры калырга өйрәтә.

Пьесаның авторы – язучы һәм шагыйрә Резеда Гобәева. Педагог-куючы – «Апуш» студиясе җитәкчесе, актерлык осталыгы укытучысы Алия Фәйзрахманова.

«Чулпан» мәдәният үзәгендә шөгыльләнүче «Апуш» студиясе төркеме тәрбияләнүчеләрен сәхнә теленә Татарстанның атказанган артисты, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актрисасы Гүзәл Шакирова, вокалга музыка белгече Наилә Закирова өйрәткән. Куючы-хореограф – Казан дәүләт мәдәният институтының хореография сәнгате кафедрасы доценты Резеда Муллагалиева.

news_right_1
news_right_2
news_bot