news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Апуш» балалар татар театры студиясе үзенең беренче премьерасын чыгарды

Студия Равил Бохараевның «Апушның тылсымлы төшләре» спектаклен сәхнәләштергән.

«Апуш» балалар татар театры студиясе үзенең беренче премьерасын чыгарды
Владимир Васильев

«Апуш» балалар татар театры студиясе үзенең беренче премьерасын тамашачыга тәкъдим итте. Спектакль «Сәйдәш» мәдәният сараенда күрсәтелде.

«Спектакль бик ошады, бу шигъри генә түгел, хореографик композиция дә, җыр да бар – бу тулы бер матур милли букет», - дип бәяләде студия эшен карарга килгән ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов.

Спектакльне карарга Казан мэры Илсур Метшин, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин һәм башкалар килгән иде.

 

Фото: © Владимир Васильев

Студия Равил Бохараевның «Апушның тылсымлы төшләре» спектаклен сәхнәләштергән. Пьесаны татарчага Мөдәррис Әгъләмов тәрҗемә иткән булган. Спектакльне сәхнәгә студия җитәкчесе Алия Фәйзрахманова куйган.

Спектакльне карап бетергәч кунаклар төркеме сәхнә артына кереп балаларны котладылар һәм алар белән фотога төштеләр.

«Бу балалардан китеп буламыни?! Алар һәрберсе үзенчә, кайчагында арылса да, энергия бирәләр, аларны ташлап булмый», - диде студиянең һәм әлеге спектакльнең хореографы Сәлимә Әминова.

«Бик талантлы балалар. Берсе дә эшсез калмады, барысы да спектакльдә катнашты», - дип сүзгә кушылды студиягә килгәч ихтыярсыздан алар белән эшләүгә кушылып киткән Камал театры артисты Илдус Габдрахманов.

«Әлеге спектакльнең тамашачысы да балалар һәм үсмерләр. Бу спектакльне сентябрьдә Камал театры сәхнәсендә күрсәтербез дип ниятләп торабыз. Шушы спектакльне районнарга алып чыгасы һәм конкурс-фестивальләргә алып барасы килә», - диде студия җитәкчесе һәм спектакль режиссеры Алия Фәйзрахманова.

 

Фото: © Владимир Васильев

«Алга таба сезонга ике премьера чыга торган булыр. Ленин исемендәге мәдәният сараенда тагын бер филиал ачылыр дип торабыз. Августларда кастинглар игълан итәрбез», - дип дәвам итте ул.

Студиягә 30 бала йөри. Премьерада барлык балалар да уйнаган. Алга таба – икенче премьерада балаларны ике состав белән уйнатырга җыеналар.

«Кайсы балалар көчлерәк, кайсысы йомшаграк булырга мөмкин. Ләкин бит көчле белән кем дә эшли. Без барысы белән дә эшлибез», - ди Алия Фәйзрахманова.

«Карарга килгән 100 баланың унысы «Татарча сөйләшсәм мине да алырлар иде», дип кызыгып куйса, димәк, без максатыбызны үтибез», - диде ул әлеге проектның авторы буларак.

  • Спектакльнең сценографы – Н.И.Фешин исемендәге Казан сынлы сәнгать училищесы студенты, Сергей Скоморохов укучысы Анна Новикова. Композитор – Зөлфәт Вәлиуллин. Вокал буенча педагог – Лилия Зәйнуллина. Сәхнә теленнән Резеда Сәләхова укыта.
  • Проект Казан мэриясе тарафыннан гамәлгә ашырыла.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100